Главная страница
егэ 2017-2018
Учреждение дополнительного образования
Общие положения настоящий
Правила дорожного движения
Какие признаки поведения
Правила заполнения бланка
Правила перевозки детей
Развитие речи детей
Использование здоровьесберегающих технологий
Журнала регистрации посетителей
Правила внутреннего распорядка
Социально-экономические и политические
Цель-воспитание бережного отношения
Правила безопасного поведения
Содержание пояснительная записка
Предупреждение и устранение
Практические советы проведения
Оглавление общие положения
Формирование личности ребенка
Достижение следующих целей
Получение дошкольного образования
Название программы аннотация

Программасына аннотация фдбс программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде: "Россия Федерациясендә мәгариф турында"


Скачать 44.92 Kb.
НазваниеПрограммасына аннотация фдбс программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде: "Россия Федерациясендә мәгариф турында"
Документ создан автором03.10.2017
Размер файла44.92 Kb.

7 СЫЙНЫФЛАРНЫҢ РУС ТЕЛЛЕ ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫНА АННОТАЦИЯ – ФДБС
Программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль Законы. 2013 ел. (273 нче номерлы 2012 елның 29 нчы декабрендәге законның 2013 елгы яңартылган варианты).

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү, үстерү буенча турында” Татарстан Дәүләт программасы. 2013 ел, 25октябрь.

4. Россия Федерациясенең 04.03.2009нчы елгы “Төп гомуми белем бирү стандарты” ның федераль компоненты турындагы боерыгы;

5. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан, 2014;

6. Югары Ослан муниципаль районы “Иннополис Лицее” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2017 – 2018 нче уку елына укыту планы.

Укыту планында 7 сыйныфларда татар теленә атнага 2 сәгать вакыт бирелә.
Укыту – методика комплекты:

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Күңелле татар теле”, Казан: Татармульфильм, 2014
Урта (төп) гомуми белем баскычында татар әдәбияты укытуның максатлары:

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Фәнне өйрәтүнең төп максаты

Гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә. Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик , лексик , грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы сыйныфта морфология, синтаксис өйрәнелә , грамматик категорияләр, материал тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Укучылар 9 нчы сыйныфта татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итәләр; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү өстендә эшлиләр.

Грамматикадан укучылар составы буенча җөмлә төрләрен ( бер составлы җөмлә төрләрен аера белү, төзи белү, кулланышка кертү), затланышлы, затланышсыз фигыльләрне аңлап аеру; тезмә фигыльләрне сөйләмгә кертү; сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр, рәвешләр ясау; сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллану өстендә эшлиләр. Бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерәләр, бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзиләр.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында килүен, иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера, тыныш билгеләрен дөрес куя, бәйләүче чараларны куллана беләләр.
Укыту-тематик план


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Белем һәм тормыш

25

2. Без бергә ял итәбез

22

3. Өлкәннәр һәм кечкенәләр

15

4. Без Татарстанда яшибез

8

Барысы:

70