Главная страница
егэ 2017-2018
Учреждение дополнительного образования
Общие положения настоящий
Правила дорожного движения
Какие признаки поведения
Правила заполнения бланка
Правила перевозки детей
Развитие речи детей
Использование здоровьесберегающих технологий
Журнала регистрации посетителей
Правила внутреннего распорядка
Социально-экономические и политические
Цель-воспитание бережного отношения
Правила безопасного поведения
Содержание пояснительная записка
Предупреждение и устранение
Практические советы проведения
Оглавление общие положения
Формирование личности ребенка
Достижение следующих целей
Получение дошкольного образования
Название программы аннотация

Программасына аннотация программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде: "Россия Федерациясендә мәгариф турында"


Скачать 83.11 Kb.
НазваниеПрограммасына аннотация программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде: "Россия Федерациясендә мәгариф турында"
Документ создан автором03.10.2017
Размер файла83.11 Kb.

8 – 9 СЫЙНЫФЛАРНЫҢ РУС ТЕЛЛЕ ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНА АННОТАЦИЯ
Программа түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы федераль Законы. 2013 ел. (273 нче номерлы 2012 елның 29 нчы декабрендәге законның 2013 елгы яңартылган варианты).

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

3. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү, үстерү буенча турында” Татарстан Дәүләт программасы. 2013 ел, 25октябрь.

4. Россия Федерациясенең 04.03.2009нчы елгы “Төп гомуми белем бирү стандарты” ның федераль компоненты турындагы боерыгы;

5. Татар әдәбиятыннан 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова, Р.Һ.Вәлиуллина, Х.Х.Хөснуллина тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели;

6. Югары Ослан муниципаль районы “Иннополис Лицее” дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2017 – 2018 нче уку елына укыту планы.
Урта (төп) гомуми белем баскычында татар әдәбияты укытуның максатлары:

Урта һәм югары баскычларда рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Урта баскычта татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш - көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу; Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Югары баскычта укучылар 1-9 сыйныфларда алган белемнәрен тагын да тулыландыралар, киңәйтәләр, гомумиләштерәләр. Урта баскычта өйрәнелгән темаларга өстәп, укучыларны Татарстанның сәнәгый-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе, халыкара элемтәләре, Россиядә һәм дөнъяда тоткан урыны, Татарстанның югары уку йортлары, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм спорт казанышлары турында иркен аралашуга чыгару максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Эчтәлектә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырыла, сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләр тәкъдим ителә.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына
Укыту планында 8-9 сыйныфларда татар әдәбиятына атнага 1 сәгать вакыт бирелә.
8 – 9нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
8 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр
− әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

− авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

− әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

− татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

− авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

− 11—12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

− 5—6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

− Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

− төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

− 7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

− төрле авторларның 3—4 шигырен яттан сөйли белү;

− сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

− төрле темаларга проект эше яклау;

− әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
– әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 12—13 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 6—8 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, тыюлык, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– 7−8 мәкаль−әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

– төрле авторларның 4−5 шигырен яки әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
Укыту – методика комплекты:

1. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 143 бит.

2. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Һ.Вәлиуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 143 бит.

3. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 155 бит.

4. Татар әдәбияты: рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. / Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина; [рәссамы Диләрә Нәүрүзова]. – Казан: “Мәгариф−Вакыт” нәшр., 2015. − 167 бит.

Агымдагы контроль һәм арадаш аттестация формалары

Укучыларның белемнәрен бәяләү максатыннан, программа нигезендә 8 нче сыйныфта контроль тест яки программага нигезләнеп, үтелгән темалар буенча сорауларга җавап формасындагы контроль эш үткәрү каралган. Контроль эш һәм тест үткәрү өчен материаллар “Мәгариф” журналыннан, төрле методик җыентыклардан, интернет ресурслардан , edu.tatar.ru сайтындагы оешмалардан алына һәм программага нигезләнеп, дәреслек буенча укытучы тарафыннан төзелә.
Укучыларның белемнәрен бәяләү максатыннан, программа нигезендә 9 нчы сыйныфта контроль эш каралган. БРТ укучыларның белемнәре КҮМ буенча үткәрелә. БРТ нә әзерлек максатыннан, уку елының 1 нче яртысында үткәрелә торган агымдагы аттестациядә һәм уку елы ахырындагы арадаш аттестациядә КҮМ буенча комплекслы контроль эш үткәрү каралды.